Учкулево
Авылга 1587 елда эчкен татарлары тарафыннан нигез салынган, дип санала. Элек Өчкүл зур авыл булган, анда меңнән артык кеше яшәгән, картлар аның җиде урамы, мәчет-мәдрәсәсе булуын сөйлиләр. Совет заманында халык совхозда эшләгән. Тегү цехы булган. Бүген 100 хуҗалыкта ике йөздән артык кеше яши. Мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар иллегә якын. Башлангыч мәктәп эшли. 2009 елда авылда зур ике вакыйга булган. 1956 елдан соң беренче тапкыр сабантуе узган һәм мәчет ачылган. Сабантуена 500 якын кеше җыелган.
Инде бетүенә таба барган бу татар авылына икенче сулышны өрүче – шушы авыл егете, хәзер Себердә зур эшмәкәр, хаҗи, милләтпәрвәр, 41 яшьлек Марат Юнысов булып чыкты. Үз акчасына мәчетне торгызган, татар үзәген ачкан, авылдагы бөтен милли, мәдәни, дини чараларга, Сабантуйларга акчаны да үз кесәсеннән ул бирә. Моңа кадәр 17 чакрымдагы урыс авылына барып укыган балаларны ул 7 чакрымдагы Иванково (Әмәнкүл) авылы мәктәбенә күчерә алган, үз акчасына аларга автобус сатып алган, шоферын үзе түләп тота. Балаларны анда күчерүнең төп сәбәбе – Иванково мәктәбендә татар теле дә укытыла.
Биредә газ, асфальт юллар юк, ә авылга барыбер шәһәрләрдән кайта башлаганнар, чөнки аның киләчәген күрәләр.
_______________________________________________________________________________________________________-
Деревня Учкулево
основано третьей группой переселенцев из д. Ичкино, северо-западнее с. Альменево. Учкулево в переводе –трехозерное.
В 1868 году численность населения составляла 677 человек в 113 дворах, а в 1900 году в 146 дворах проживало 872 человека, действовало 2 ветряных мельницы, 1 мечеть, 1 медресе, в 1926 году число жителей достигло 1190 человек. До конца 50-х годов работал детский дом.
В январе 2008 года по инициативе и на личные средства уроженца деревни, Юнусова Марата Равильевича открыта мечеть. Сегодня д. Учкулево входит в состав Малышевского сельсовета, здесь действуют начальная школа, культурно-образовательный центр, сельский дом культуры, фермерские хозяйства.